Питрәч районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов булды

2022 елның 1 апреле, җомга

Монда “Питрәч Мясокомбинаты” сәүдә йорты” ҖЧҖенең сую пункты базасында терлек чалу пунктларында ветеринария кагыйдәләре таләпләренә карата Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче муниципаль районнарында ветеринария пунктлары вәкилләре белән семинар-киңәшмә узды.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Питрәч муниципаль районында булды. 

Чарада шулай ук ВСЭ һәм Дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тарутина Ирина, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш ТО баш белгеч-эксперты Станислав Бурыгин, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы Ленар Сабиров, «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССУ вәкиле Әхмәтҗанов Илгиз, Саба ТО башлыгы Искәндәр Латыйпов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International