“Ак барс” кошчылык комплексында хезмәткәрләрне юбилейлары белән котладылар

2022 елның 1 апреле, җомга

Аларга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, холдинг компаниясе, Питрәч районы башлыгы исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Юбилей даталары уңаеннан (50, 55, 60 яшь) Ленин-Кокушкино авылында “Ак барс” кошчылык комплексының 20 хезмәткәрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Гөлсәрия Абдуллина, Надежда Волкова, Альберт Галиев, Радик Гарипов, Хәмит Гатауллин, Николай Данилов, Николай Егоров, Гөлчәчәк Закирова, Илсөя Закирова, Рөстәм Һидиятуллов, Әхмәт Идрисов, Марина Кудряшова, Владимир Кузин, Марина Пикалева, Гөлнәзирә Хамеева, Татьяна Чернова, Виктор Чихирев, Илгиз Шаһиев, Вәгыйз Шәрипов бар. Ә сатучы Зоя Григорьева медальгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International