Питрәч районында күчмә “Мобиль поликлиника” эшләячәк

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Аның төп максаты - халыкка консультатив ярдәм күрсәтү.

4 апрельдән 27 майга кадәр район территориясендә күчмә “Мобиль поликлиника” комплексы эшләячәк.

Халыкны Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе белгечләре: невролог, кардиолог, офтальмолог, уролог, хирург кабул итәчәк. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау үткәреләчәк.

Консультациядән соң, күрсәткечләр буенча пациентлар 7 нче шәһәр хастаханәсенә өстәмә тикшерү һәм дәвалауга җибәреләчәк.

Белгечләрдән консультация алу өчен участок табиб-терапевты бәяләмәсен алырга кирәк һәм алдагы тикшерүләрнең нәтиҗәләре һәм анализлары да үзең белән булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International