Татарстанның Питрәч районы Чыты авылында XVII гасыр татар шагыйре Мәүлә Колыйның булачак һәйкәленә нигез ташы салу тантанасы булды. Алты метрлы стела рәвешендәге һәйкәлне җәй көне урнаштыру планлаштырыла.
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов әлеге вакыйганы тарихи вакыйга дип атады. «Бу тарихи көнне без күренекле шәхесебез, танылган якташыбыз Мәүлә Колый истәлеген мәңгеләштерүче стела нигезенә таш салабыз.
Район башлыгы шагыйрьнең мирасын саклау мөһимлеген ассызыклады.
"Балаларыбыз үз тарихларын онытмасын өчен, без аның бай мирасын киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Стела урнаштыру, музей булдыру, Мәүлә Колый исемен мәңгеләштерү бу максатларда эшләнә», — диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, күренекле татар шагыйре исемен мәңгеләштерү белән бәйле чаралар аның туган авылы үсешенә ярдәм итә, дип саный.
«Мин мондый адымнар ясалуын ишетүемә бик шат идем. Питрәч районы Казан белән янәшә. Урбанизация процесслары милли мохиткә зыян китерә. Шунысы куанычлы, район үз юнәлешен тапкан һәм аны үстерергә тели. Район җитәкчелегенә шагыйрьнең туган авылын төзекләндерү өчен дә күп эшләр башкарасы бар дип уйлыйм. Урамнарга асфальт салынырга мөмкин. Әгәр без бу шәхеснең ватаны, комплекс төзибез дип белдерсәк, авыл лаеклы күренсен өчен күп эшләр башкарырга туры киләчәк», — диде Марат Әхмәтов.
Шул ук вакытта Мәүлә Колыйның иҗаты җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, дип билгеләп үтте ул.
"Мәүлә Колай киләчәк өчен көрәшкән, халкыбызның язмышы өчен көрәшкән батыр шәхесләрнең берсе. Аның шагыйрь, дин белгече буларак, үз халкының патриоты буларак эшчәнлеге, кызганычка каршы, аз өйрәнелде. Интернетта аның турында мәгълүматны аз күләмдә генә табарга була. Бу очрашу да, шагыйрьгә багышланган фәнни-гамәли конференция дә киләчәктә аның тормышына һәм иҗатына кагылышлы күп кенә ачышлар ясарга ярдәм итәр дип ышанам», — диде Марат Әхмәтов.
Питрәч районы Яңа Шигали авылында XVII гасыр татар шагыйре Мәүлә Колыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә Татарстаннан һәм Россиянең 12 төбәгеннән йөздән артык галим һәм туган якны өйрәнүче катнашты.