Ул гөслә һәм балалайкалар ясый.
Питрәчтә яшәүче Дмитрий Давыдов үз куллары белән агачтан рус халык уен коралларын: балалайклар һәм гөсләләр ясый.
Шундый фактура коралы алдым, миңа яңгырашы бик ошады. Аннары мин аны үзем ясый башладым. Гомеремдә агач белән эшләгәнем юк иде, барысына да нульдән өйрәндем, - ди оста.

Ул бу эшне мавыгу дип атый, аның белән 3 ел шөгыльләнә. Энергетика челтәрләре өлкәсендә эшли.
Элегрәк бер инструментны ясар өчен бер атнадан артык вакыт кирәк булса, хәзер бер тәүлек арасында ясый. Килеп чыккан иҗат җимешен дусларына, туганнарына һәм мондый сәнгатьне яратучыларга бүләк итә. Алар рәхмәт йөзеннән аңа материал бирәләр - иске инструментлардан калган детальләрне китерәләр. Ә Дмитрий аларга, яңа музыкаль инструмент булдырып, икенче тормыш бүләк итә.
Нараттан, чыршы һәм карагачтан эшләнгән эшләнмәләрен ул "Царево" торак комплексында район конференциясе кысаларында оештырылган күргәзмәдә күрсәтте. Кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та бар иде. Ул экспонатларны кызыксынып карады һәм күргәннәренә гаҗәпләнде.
