Россиядә барлыгы 134,5 мең кеше чакырылырга тиеш.
1 апрельдә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Питрәч районында бу язда армия хезмәте урынына биш кеше җибәреләчәк. Шулай ук 1 апрельдән чакыру буенча хәрби хезмәт срогы чыккан хәрби хезмәткәрләр эштән азат ителәчәк.
14 апрельдә Россиядә язгы чакырылышка багышланган кайнар линия ачылачак. Номер: 8 (495) 498-96-96, 8 (495) 498-96-97, 8 (495) 498-96-98.