Бөтен очракларда диярлек үлән янган.
Питрәчтә урманны саклау темасы буенча киңәшмә узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Лаеш урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Валерий Изибеков, җирле урман хуҗалыгы вәкилләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җирлекләр башлыклары катнашты.
2021 елда янгын куркынычы булган сезон дәвамында, урман хуҗалыгын мониторингның мәгълүмат системасы ачыклаганча, Питрәч районы территориясендә 11 янып китү очрагы теркәлгән, шуларның 10 сы - үлән, 1се - чүп-чар яну. Янгыннарның гомуми мәйданы 00,252 гектар тәшкил итте, - дип сөйләде Валерий Викторович.
Ул Колай, Шәле һәм Кибәч авыл җирлекләрендә , тыелган вакытта һәм куркыныч урыннарда коры үлән, камыл яндырылуына игътибар итте. Барлык янгыннар да вакытында ачыкланган һәм сүндерелгән. Авыл башлыкларга мондый хәлләрне булдырмаска чакырдылар.
Шәле, Күн, Шигали авыл җирлекләре башлыкларына «урман янгыннарын булдырмауда актив ярдәм күрсәткәннәре өчен» рәхмәт белдерделәр.
