Виктор Демидов Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында гражданнарны шәхси кабул итте

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 6 апрелендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында гражданнарны кабул итте.

Чарада Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейник һәм Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары Алексей Заик катнашты.

Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре хокукый һәм социаль характерда иде: фермер хуҗалыгының бөлгенлеккә төшүе, торак йортны су белән тәэмин итү, гомуми белем бирү йортын капиталь ремонтлау, музей-тыюлык эше, социаль ипотека буенча торак алуда күпбалалы аналарга ярдәм итү, авыл җирлегенең социаль объектлары (балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б.) белән тәэмин итү, җир участогын су басу, күп фатирлы торак йортны капиталь ремонтлау, гаражны хосусыйлаштырудан баш тарту, буш җир участогыннан файдалану һ. б.

Барлык мәсьәләләр дә җентекләп каралды, алар буенча Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә тулы күләмдә аңлатмалар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, федераль башкарма хакимият органнарының ТР буенча территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Прокуратурасы, ТР Конституция суды җитәкчеләре һәм башка дәүләт органнары җитәкчеләре тарафыннан ТР буенча РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхсән кабул итү графигы ТР буенча баш федераль инспекторның рәсми сайтында «РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсе» бүлегендә урнаштырылган иде. 

 

https://gfi.tatarstan.ru/index.htm/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International