Питрәч районы мәктәпләрендә ДНР һәм ЛНР балалары өчен матур әдәбият китаплары җыйдылар

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Бу акциядә Питрәчнең икенче мәктәп укучылары да актив катнашты.

Районның барлык мәктәпләрендә ДНР һәм ЛНР балалары өчен матур әдәбият китаплары җыю буенча "Донбасска - китаплар" Бөтенроссия акциясе буенча узды.

Директор урынбасары Лилия Гатиятуллина билгеләп үткәнчә, укучылардан башлап педагогларга кадәр барысы да ДНР һәм ЛНР балаларына ярдәм күрсәтү идеясен хупладылап. Акция барышында мәктәптә 250ләп китап җыелган. Иң активлар 10а, 7а, 2б сыйныф укучылары булды. Ә 2б сыйныф укучысы Родион Демидович шәхси китапханәдән хәтта 20ләп китап алып килгән. Укытучылар да үзләренең өй китапханәләреннән китаплар белән уртаклаштылар.
Китаплар тартмаларга төрелгән инде һәм озатуны көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International