Питрәчлеләр торак сертификатлары алды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Быел инде өч гаилә шундый дәүләт ярдәме алды.

Питрәчтән Зимуровлар гаиләсе «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына алты ел элек кергән.

Бу вакыт эчендә Андрей белән Айгөл кул кушырып утырмаган, ә үз көчләре белән йорт төзи башлаган. Бүгенге көндә әлегә әти-әниләре белән яшиләр. Алынган акчага йортны төзеп бетерергә планлаштыралар һәм быел ук өй туен уздырырга уйлыйлар. Аларның ике уллары үсеп килә.

Ә Бәхтияр Хәкимов - Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашучы. Әлегә ул арендага алынган фатирда яши. Торак сертификаты ярдәмендә Питрәчтә бер бүлмәле фатир сатып алырга җыена. Торак белән тәэмин итү программасына керүдә район хакимияте белгечләре зур ярдәм күрсәттеләр, ди. Нәкъ менә алар аңа бүгенге көндә районда нинди программалар эшләвен аңлаткан.
Питрәчлеләргә торак сертификатларын район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International