Теләүчеләргә алдан ук теркәлергә кирәк.
Пәнҗешәмбе, 21 апрельдә Ленино-Кокушкинода Яшьләр үзәгендә грант конкурсларында катнашу һәм социаль проектларны тормышка ашыру өчен заявкалар тутыру буенча укулар узачак. Чарада Социаль проектлау мәктәбе вәкилләре, “Татарстан - мөмкинлекләр территориясе” коммерцияле булмаган автоном оешма директоры, Татарстан Республикасында грант конкурслары җитәкчесе Нәфис Сираҗетдинов булачак.
Уку көне буе дәвам итәчәк, ашау каралган.
Чарада катнашырга теләгән укучыларга һәм яшьләргә алдан 8(999)162-93-49 телефоны буенча теркәлергә кирәк.