25 апрельдән 15 майга кадәр районда янгынга каршы махсус режим игълан ителде

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Питрәч урман хуҗалыгы һәм районның янгын күзәтчелеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүне сорый. Кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар яный. Торак секторда, урманнарда, бакчачылык ширкәтләрендә рейдлар оештырылачак.

Коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый, махсус билгеләнгән территорияләрдә генә учак ягу рөхсәт ителә. Яшел байлыкны саклау өчен урман фонды территориясендә аеруча сак булырга кирәк.

Ял итү максатларында урманнарга барганда, чүпчарны җыеп, аларны чүп контейнерларына салып утильләштерүегезне сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итә район халкына районның участок урманчысы Булат Галимуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе булып коры үлән, камыл һәм урман калдыкларын яндырганда утның янәшәдә урнашкан җирләрдән күчүе тора. Янгын куркынычы янаган чорда санкцияләнмәгән учак ягулар катгый тыела.

2021 елда урман янгыннарына юл куелмады. 2022 елга урман янгыннарын сүндерү планнары расланган һәм төзелгән. Хәбәр итү һәм мәгълүмат алмашу схемасы, шулай ук үзара хезмәттәшлек тәртибе эшләнде.

Тулырак: http://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/25-apreldn-15-mayga-kadr-rayonda-yangynga-karshy-makhsus-rezhim-iglan-itelde

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International