Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә быел беренче тапкыр хокукларның дәүләт теркәүчеләренә куела торган таләпләргә туры килү-килмәү буенча имтихан уздырылды.
Бу юлы анда 34 дәгъвачы катнашты, шуларның 15 е Татарстаннан, калган булачак регистраторлар Самара, Саратов, Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан, шулай ук күрше Башкортстан һәм Удмуртиядән килде. Барлык дәгъвачылар сынауларны уңышлы үтәделәр һәм тиздән яңа вазифаларына керешәчәкләр.
Нәтиҗәләрне игълан итү барышында Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хезмәттәшләренә яңа эшендә уңышлар теләде һәм дәгъвачылар арасында югары дәрәҗәдә әзерлекне һәм белемне аерым билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта Татарстанда көн саен 5 меңнән артык учет-теркәү гамәлләре башкарыла торган 315 гамәлдәге регистратор бар!
Белешмә өчен: хокукларны дәүләт теркәвенә алучы законда зур вәкаләтләргә ия, аның функциясендә күчемсез милеккә хокукларны, килешүләрне, чикләүләрне, кадастр исәбенә алуны дәүләт теркәвенә алу турында карарлар кабул итү керә. Дәүләт теркәвенә тапшырылган документларга хокукый экспертиза уздырганда регистратор төрле органнардан кирәкле документларны таләп итәргә, кирәкле барлык мәгълүматларны алганчы дәүләт теркәвен туктатып торырга, ә югыйсә - хокукны дәүләт теркәвенә алудан баш тартырга, кадастр исәбенә куярга хокуклы.