Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәрткәнчә, Евразия, Африка, Көньяк Америка, экваториаль-тропик климатлы Океаниядә йогышлы һәм паразитар авырулар киң таралган, аларның күбесе Россия Федерациясендә сирәк очрый. Җылы дымлы климат микроорганизмнарның әйләнә-тирә мохиттә озак яшәвенә, бөҗәкләрнең һәм гельминтларның актив чыгуына ярдәм итә.
Йогышлы һәм паразитар авырулар барыннан да ешрак суга, пычранган һәм тиешенчә эшкәртелмәгән азык-төлек, кан суыручы бөҗәкләр (комарлар, бөрчәләр, москитлар, талпаннар һ.б.), авыру кеше яки әйләнә-тирә мохитнең пычранган объекты белән элемтәдә булган очракта, җенси юл белән тапшырыла.
Моннан тыш, эссе климатлы илләрдә кеше сәламәтлегенә зыян китерергә сәләтле агулы үсемлекләр һәм хайваннар күп.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль органнарында һәм туроператорларда планлаштырыла торган илдәге эпидемиологик хәл турында мәгълүматларны алдан аныклау мөһим, ә туристик хезмәтләр күрсәтүче юридик зат белән килешү төзегәндә - медицина страховкасы булуны тикшерү.
Теләсә кайсы авырудан соң 3 ел дәвамында, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, табибка тропик якта булганнарыгыз турында әйтегез.
Исән булыгыз!