Питрәч районы «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясенә кушылды. Тантаналы чарада 2,5 меңнән артык кеше катнашты.
Колоннаны район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, хакимият вәкилләре, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары җитәкләде.
Илһам Кашапов үзенең бабасының портретын — Хәбри Камалиев, Сәрия Сабурская — СССР Герое Петр Гаврилов портретын алып бардылар. Колонна йөреше беренче мәктәптән башланды, аннары катнашучылар Хәтер паркы аша һәм төп бәйрәм мәйданына кадәр уздылар.