Питрәч авылында яшәүче тыл хезмәтчәненә "ТАССР төзелүгә 100 ел"медале тапшырылды

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Михайлова Елизавета Григорьевнага тантаналы миссия белән район башлыгы Илһам Кашапов килде. Ул аңа ТАССРның 100 еллыгына багышланган медаль тапшырды.

Елизавета Григорьевна Теләче районы Югары Мәтәскә авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. Әнисе , ул әле сабый чагында вафат була. Әтине сугышка алалар, аңа кайтырга насыйп булмый. Ул чакта бу кечкенә ятим кызның авыр олы тормышы башлана. Авыр сугыш елларында ул туган авылында басуларда эшли.

40нчы елларда туганнары Елизавета Григорьевнаны Үзбәкстанга алып китә. Гомеренең зур өлешен ул анда үткәргән: башта савыт-саба юа, соңрак официантка булып эшкә урнаша. 

Бүген Елизавета Григорьевнаның яраткан һәм игътибарлы дуслары күп. Кызы бар, ул Германиядә яши. Аңа сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International