8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Гаризаны кайда тапшырырга?

Түләүләр социаль казначылык принцибы буенча билгеләнәчәк, ягъни гариза "Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында" электрон рәвештә бирелә, алга таба Пенсия фонды хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алачак. Элеккечә үк, гаризаларны Пенсия фондының клиент хезмәтләренә һәм күпфункцияле үзәк  аша шәхси визит белән бирү мөмкинлеге дә бар.

Әгәр дә гаризада хата җибәрелсә, нишләргә?Яңадан гариза бирергәме?

Кабат гариза бирергә кирәкми, фонд мөрәҗәгать итүчегә гаризаны төзәтергә кайтара, моңа 5 эш көне бирелә.

Түләү билгеләнгәнен ничек белергә?

Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргән очракта гариза статусы турында хәбәр шунда ук урнаштырыла. Әгәр гариза шәхсән бирелгән булса, уңай хәл ителгән очракта, акчалар мөрәҗәгать итүчегә өстәмә хәбәрнамәдән башка күчереләчәк. Тискәре карар чыгарылган очракта мөрәҗәгать итүчегә хәбәрнамә җибәреләчәк, анда кире кагуның сәбәбе күрсәтеләчәк.

Пособие кая күчереләчәк?

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр МИР картасы буенча да күчерелә, Россия почтасы аша өйгә китерү мөмкинлеге дә бар. Шуны истә тотарга кирәк, кредит учреждениеләре аша түләүләргә гаризалар тутырганда, мөрәҗәгать итүченең карта номеры түгел,исәп-хисап реквизитлары күрсәтелә

Түләү индексацияләнәчәкме?

Әйе. Айлык түләү 1 гыйнвардан ел саен арта барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International