Маймыл чәчәк авыруы – кешегә кимерүчеләр һәм приматлар аша йога торган сирәк вируслы авыру.
Сәламәтлек саклау оешмалары маймыл чәчәк чире таралу очраклары турында хәбәр итте. Алар АКШта, Канадада, Австралиядә, Испания, Португалия, Бөекбритания һәм башка илләрдә теркәлгән. Авыру йоктыруның тәүге очраклары Бөекбританиянең ике кешесендә Нигериягә барып кайткач ачыкланган. Соңрак инфекция Европа кешеләрендә яисә башка континентларда яшәүче кешеләрдә дә табылган. Белгечләр яңа очраклар тәүге ике очрак белән бәйле булуына шик белдерә. Әлеге вакытта маймыл чәчәк чиренең ничек йогуы билгесез. Бу чир башлыча 21дән алып 40 яшькәчә ирләрдә ачыкланган.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы маймыл чәчәк авыруы (оспа обезьян) белән зарарлануның расланган 92 яңа очрагы һәм 28 фаразланган очрак турында хәбәр итте.
ВОЗ мәгълүматларына караганда, авырулар турында мәгълүмат 12 илдән килгән.
Җенси юл белән дә тарала
Моңа кадәр маймыл чәчәк авыруы кешегә җенси юл белән күчә алмый дип исәпләнә иде, әмма шулай да вирусның икенче кешегә йогар өчен тыгыз элемтәдә булу кирәк. Вирус организмга зарарланган тән тиресе, тын юллары, күзнең, борынның яисә авызның лайлалы тышчасы аша йогарга мөмкин. Шулай ук маймыл чәчәк авыруы вируслы хайваннардан (маймыллар, күселәр, тиеннәр), урын-җир кирәк-яраклары яисә кием аша йога.
Бер гаиләгә карыйлар
Натураль чәчәк чире һәм маймыл чәчәк авыруы бер үк Poxviridae вируслар гаиләгә карыйлар. Чәчәге авыруы авыр (20-90% очракларда үлемгә китерүче) чир булып саналса да, маймыл чәчәк авыруы ул кадәр хәвефле түгел һәм кеше аның белән катлаулы формада сирәк чирли. Кешедән кешегә йогу ихтималы да түбән дип санала. Башлыча инфекция кабыну очраклары Үзәк һәм Көнбатыш Африка илләренең тропик урманнарга якын урнашкан төпкел авылларында теркәлә.
Гадәттә җиңел үтә
Маймыл чәчәк вирусының ике төп штаммы билгеле – Үзәк һәм Көнбатыш Африкада чыккан. Нигериядән Британиягә кайткан тәүге ике пациент Көнбатыш Африкада таралган маймыл чәчәк чирен йоктырган дип фаразлана. Ул гадәттә җиңел формада үтә. Авыруның беренче билгеләре –югары тән температурасы, баш авыртулар, аркада һәм мускулларда авыртынулар һәм хәлсезлек. Бизгәк кимүгә таба тәнгә кычыта торган тимгелләр чыга, тәүдә биттә, соңыннан тәннең башка өлешләренә, шул исәптә аяк-кулларга тарала. Ахырда тимгелләр кутырлый, кутырлар коела, сирәк очракларда тимгелләр урынында эзләр кала. Чир 2-3 атна дәвам итә һәм еш кына үзеннән-үзе үтә.
1958 елда табылган
Беренче тапкыр маймыл чәчәк чире 1958 елда Даниянең Копенгаген шәһәрендә лаборатор маймылларда табылган. Вирусны йоктыруның беренче очраклары исә 1970 елда Конго Демократик республикасында теркәлгән.
Чәчәк чиренә каршы вакцина булыша, ди
Маймыл чәчәк чире белән көрәшнең бер ысулы дип натураль чәчәк чиренә (1980 елда җиңелгән) каршы вакцина куллануны атыйлар. Гадәти чәчәк чиренә каршы вакцина маймыл чәчәк чирен булдырмауда 85 процентка нәтиҗәле, ди. Мәсәлән, вакцина Африкада моңарчы гадәти чәчәк чиренә каршы прививка ясатканнар арасында маймыл чәчәк чирен йоктыру ихтималын киметә. Әмма чәчәк чире вирусы югалганнан соң аңа каршы прививка ясату туктатылды. Шуңа да маймыл чәчәк чире таралуына киртәләр юк, аннары, вакцина ярдәмендә булдырылган иммунитет та тора-бара төшә. Чәчәк чиренә каршы прививка ясатмаучылар да бик күп хәзер. Шул ук вакытта Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы вирусны йоктыру очракларын өйрәнүче, авыруларны караучы, вирус йоктырган кеше яисә хайван белән элемтәдә булганнарга гына прививка ясатырга киңәш итә.
Белгечләр киңәшкә җыелачак
ВОЗ маймыл чәчәк чире таралу мәсьәләсен өйрәнер өчен ашыгыч рәвештә экспертлар төркемен җыячак. Сөйләшүләрнең төп темалары – вирус йогу юлларын ачыклау, гейлар арасында аның таралу дәрәҗәсе югары булу, вакциналар белән бәйле хәлләр. Вирусологлар сүзләренчә, бу чирнең кабыну очраклары эпидемиягә күчми, аның пандемия потенциалы да юк, чөнки вирус кешедән кешегә күчсә дә, бу очраклар бик сирәк. Үлем дәрәҗәсе 4,5% тәшкил итә, әмма вакытында ачыклап дәвалаган очракта чир бик сирәк очракларда гына катлаулы формага күчә, шуңа маймыл чәчәк чире медицинасы үсешкән илләр өчен әллә ни хәвеф янамый.