Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча кейс-чемпионат форматында түгәрәк өстәл башланып китте

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» республика программасы кысаларында «кейс-чемпионат форматында түгәрәк өстәлләр»проекты эшләтеп җибәрелде. Түгәрәк өстәлләр Татарстан Республикасының югары уку йортларында 2022 елның маенда узачак.

Инициатива Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән берлектә тормышка ашырыла. Проектның төп бурычлары-терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, радикаль фикерләү рәвешен кисәтү, яшьләр арасында терроризм һәм экстремистлык характерындагы җинаятьләр өлкәсендә хокукый хәбәрдарлык формалаштыру.

Түгәрәк өстәл 2 блоктан тора. Беренче блок спикерның төбәктә булган деструктив хәрәкәтләр турында чыгышын үз эченә ала, катнашучылар концептлар, символлар һәм мәгънәле төеннәр белән танышалар, һәм, әлбәттә, әлеге хәрәкәтләргә каршы тору стратегияләрен өйрәнәләр. Икенче блокта катнашучылар командада түбәндәге темалар буенча хәл ителәчәк: «Иллюзия рая», «Слепая ненависть», «Фальшивые понятия», «Оставленные надежды», «Попавшие в сеть», «Первобытная ярость».

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә катнашучылар деструктив хәрәкәтләр барлыкка килү проблемасын һәм сәбәпләрен караячаклар, кейслар рәвешендәге реаль ситуацияләрне анализлаячаклар, аларны хәл итү ысулларын формалаштырырга һәм чакырылган экспертлардан тәкъдимнәр һәм аңлатмалар алырга мөмкин булачак.

Түгәрәк өстәлләр Татарстан Республикасының 20 югары уку йортында узачак: КФУ, КДМУ, КФ РДУП, Тимирясов ис. КИУ , КДВМА, КДАТУ, КНИТУ-КХТИ, КДЭУ, ПГУФКСиТ һ.б. сезнең учреждениегездә түгәрәк өстәл үткәрү өчен гариза бирергә һәм тулырак мәгълүматны проект администраторыннан алырга мөмкин.

Хезмәттәшлек һәм катнашу мәсьәләләре буенча:

Проектның администраторы-Сөнгатуллина Алсу Рөстәм кызы

Телефон: +7 939 364 90 75, wearetheworld.atm@gmail.com

«Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» РИО

Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 58, 302 офис

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International