Куркыныч агрометеорологик күренеш - 2022 елның 24 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -2гә кадәр салкыннар көтелә.
Начар метеорологик күренеш - 2022 елның 24 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, кайбер районнарда юеш кар явачак.
Көндез бераз яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+4, урыны белән туфракта һәм һавада -1.
Һаваның максималь температурасы көндез +10..+12˚.