Җәйге каникуллар алдыннан янгын күзәтчелеге кисәтә!

2022 елның 27 мае, җомга

Питрәч районының янгын күзәтчелеге җәйге каникуллар алдыннан балалар шуклыгы кебек киң таралган янгын сәбәпләрен искә төшерә. Кызганычка каршы, балаларның ут белән уйнавы янгынга гына түгел, авыр һәм фаҗигале нәтиҗәләргә дә китерә. Ел саен Татарстан Республикасында янгыннарда унга якын бала һәлак була.

Шуңа бәйле рәвештә, ата-аналарга даими рәвештә үз балаларына ут белән шаярырга һәм шырпы белән уйнарга ярамау турында искәртергә киңәш итәбез. Шәхси үрнәк булып янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең мәҗбүрилеген күрсәтү тора. Янгын куркынычы булган предметларны, материалларны һәм җиһазларны (шырпы, зажигалка, ягулык сыеклыклар һәм газлар, дары һ. б. лар) балалар өчен кулланырлык итеп калдырмаска.

Еш кына янгыннарда балаларның һәлак булуына балаларны караучысыз калдыру  тора. Янгын вакытында бала өйдән яки фатирдан чыгу юлын эзләми, ә кача һәм шул рәвешле үзен үлемгә китерә. Бу өлештә, ата-аналарга каникул вакытында үз балаларын карау турында кайгыртырга кирәк. Туганнарыгыз, якыннарыгыз, күршеләрегез ярдәмен сорагыз, балаларны үзләрен генә өйдә калдырмагыз, бу бик куркыныч. Балаларның ялын оештырыгыз .

 

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International