Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.
Күп кенә милләт вәкилләре яратып өлгергән, халыклар дуслыгы символына әверелгән Сабантуй бәйрәмен кечкенә авылларда да, зур шәһәрләрдә дә зурлап билгеләп үтәләр. Районыбызның үзәгендә – Питрәчтә уза торган төп Сабантуй быел 11 июньгә планлаштырыла.