Җиңүчеләргә һәм гран-при ияләренә бүләкләрне ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Казанда «Созвездие – Йолдызлык-2022» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Барлыгы 41 стипендия тапшырылды. Гомуми фонд 2 миллионнан артык сум тәшкил итте. Стипендиатлар арасында питрәчлеләр дә булды. Алар - солист Роберт Миңнуллин һәм алып баручылар дуэты Савелий Демидович һәм Виктория Антонова ("Перчинка").