Питрәч интернат-мәктәбендә балалар мәйданчыгы барлыкка килде

2022 елның 3 июне, җомга

Учреждение педагоглары һәм тәрбияләнүчеләренең күптәнге теләген хәйрия фонды тормышка ашырды.

Питрәчнең мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә беренче балалар мәйданчыгы барлыкка килде. 

Волонтерлар 520 мең сум акча җыеп, таган, ком, таучык, өстәл һәм эскәмияләр сатып алганнар. Биредә җиһазлар урнаштырылган, җир ком белән капланган. Мәйданчыкның икенче яртысында балалар туп уйный, зарядка ясый, физкультура белән шөгыльләнә алсын өчен ясалма газон салынган. Тәрбияләнүчеләр яңа ял урынын бәяләделәр инде.

Безгә балалар мәйданчыгы бүләк иттеләр. Без монда уйнаячакбыз, күңел ачачакбыз. Мәйданчык супер! - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты 11 яшьлек Валерия Ермалинская.

Балалар мәйданчыгы учреждениенең арткы ишегалдындагы бакчаның бер өлешен алды. Анда кече һәм урта сыйныф укучылары буш вакытларын үткәрәчәкләр.

Кышын әлеге мәктәп балалары өчен компьютер кабинеты ачтык. Буш сыйныфны ремонтладык һәм балаларны укыту өчен искиткеч халәткә китердек. Шул вакытта без балалар мәйданчыгына ихтыяҗ барлыгын белдек. Без бу идея белән кызыксындык һәм битараф булмаган кешеләрне җәлеп иттек. Акча җыюда Питрәч оешмалары зур өлеш кертте, - дип билгеләп үтә хәйрия фонды вәкиле Рәзинә Сәхәбиева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International