Питрәч районында СССР Герое Гаврилов бюсты куелган урында җир эшләре башланды

2022 елның 4 июне, шимбә

Бу хакта район Хакимияте матбугат сәркатибе Ләйсән Мифтахова хәбәр итте.

Питрәч районында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов бюсты куелган урында җир эшләре башланды. Бюст геройның кече ватанында — Әлбәден авылында урнашачак.

Участок герой музее янында сайланган. Район башлыгы Илһам Кашапов урынга чыгып, эшләрнең ничек баруын бәяләде. Ул барлык эшләрне дә кыска вакыт эчендә тәмамлау бурычын куйды. Урында шулай ук бюст урнаштыру һәм монтажлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International