Түләү нинди срокка билгеләнә?

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Түләү 12 айга, әмма бала 17 яшькә җиткәнчегә кадәр билгеләнә. 1 октябрьгә кадәр бирелгән гаризалар буенча түләү 2022 елның 1 апреленнән билгеләнә, ләкин балага 8 яшь тулырга бер ай калганнан иртәрәк түләнми. Гариза бирергә ашыкмаскакиңәш итәбез, чөнки пособиеяңадан исәпләп чыгарылачак  һәм алучылар түләүне югалтмаячак.

1 октябрьдән соң бирелгән гаризалар буенча түләүтүбәндәгечә башкарылачак:

 - балага 8 яшь тулгач, түләүне сорап мөрәҗәгать 6 айдан да соңга калмыйча кергән булса, бала 8 яшькә җиткәннән соң;

- түләү сорап мөрәҗәгать бала 8 яшькә җиткәннән соң 6 айдан соңрак кергән булса, мөрәҗәгать иткән айдан башлап.

Әгәр мөрәҗәгать итүче ата-ананың берсе эшләмәсә, түләү махсус шартлар буенча билгеләнәчәк.

Моңа кадәр кулланылышта булмаган бер яңалык та бар:  ата-ана 1 марттан соң эшсез калып, эш белән тәэмин итү үзәгенә эшсез буларак исәпкә баскан очракта, аның узган хезмәт керемнәре гаиләнең уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алынмый.

Мондый кагыйдәне кулланганда, түләү 6 айга билгелә. Шушы вакыт узганнан соң пособиене кабат алырга мөмкин булачак. Мондый алым 2022 елның ахырына кадәр гамәлдә булачак.

 

Пособие нинди очракта билгеләнми?

Алдагы түләүләр тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтә алам: мөрәҗәгать итүче гаиләсенең җан башына туры килә торган кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан артып китүенә бәйле рәвештә, без еш кына мөрәҗәгатьне кире кагу турында, карарчыгарырга мәҗбүр. Исегезгә төшерәм, "гаилә әгъзалары" дигәндә, мөрәҗәгать итүченең ире яки хатыны, балигъ булмаган балалар һәм урта яки югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә укучы  23 яшькә кадәрге балалар күздә тотыла. Шул ук вакытта без инде өйләнгән яисә кияүгә чыккан балаларны, шул исәптән опекада һәм попечительлектә булганнарны да төшереп калдырабыз. Бары тик тулысынча дәүләт тәэминатында булган гаилә әгъзалары,чакыру яки контракт буенча хәрби хезмәт узучылар,хәрби һөнәри оешмаларда һәм югары белемнең хәрби белем бирү оешмаларында укучылар, суд карары буенча мәҗбүри дәвалануда һәм сак астына алынучылар гына искәрмә булып тора.Җан башына уртача керемне исәпләгәндә, гаиләнең һәр әгъзасының кереме – алимент, стипендия, хезмәт хакы, дотация, пенсия һәм башкалар исәпкә алына.

Икенче сәбәп - мөрәҗәгать итүче тарафыннан "нуль керем" кагыйдәләренә объектив булмаган бәя. Һәм өченче сәбәп - гариза биргәндә, гражданнар гаилә милкен комплекслы бәяләү, ягъни күчемле яисә күчемсез милек объектларының рөхсәт ителә торган саныннан артуын һәрвакытта да исәпкә алмыйлар.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең иң киң таралган хатасы, ул пособие алу датасының белешмәләрне ачыклауга бәйле рәвештә кичектерелүенә китерергә мөмкин. Бу –акча күчереләчәк банк счеты  реквизитларының дөрес күрсәтелмәве:    йә исәпсчеты ябылган була, яисә ул мөрәҗәгать итүченеке булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International