Татарстанлылар ташламалы ипотеканың яңа программасыннан файдалана алачак

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте пилот режимында шәхси торак йортлар төзүгә, профессиональ төзүчеләр белән подряд шартнамәсен рәсмиләштермичә, ташламалы ипотека башлап җибәрә. Мондый кредитлар буенча ташламалы ставка еллык 9% тан артмаячак, ә безнең төбәк халкы өчен максималь күләм 6 млн сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, узган ел 117 меңнән артык ипотека теркәлгән, аларның 10 меңнән артыгы торак йортларга, 35 меңе җир кишәрлекләренә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:

"Татарстанлыларны элеккечә шәһәр читендәге күчемсез милек кызыксындыра. Агымдагы елның 4 аенда гына да җир кишәрлекләренә 13 меңнән артык ипотека килешүе һәм торак йортларга 4 меңгә якын ипотека теркәлгән. Яңа ташламалы ипотека программасын эшләтеп җибәрү республиканың күп кенә халкына үзләренең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк".

 

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International