2022 елның 10 июнендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Татарстанда яшәүчеләр җәйге савыктыру лагерьларында ял итү турында 236-00-71 телефоны буенча актуаль мәгълүмат ала алалар.
Гражданнарга шалтыратуларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.