Балалар коррупциягә каршы

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Ел саен мәктәп яны лагерьларында һәм " Чайка" балалар сәламәтләндерү лагерендә балалар һәм яшьләрдә коррупциягә каршы карашны пропагандалау һәм формалаштыру, намуслылык, тәртип тәрбияләү максатыннан җәйге чорда коррупциягә каршы чаралар үткәрелә.

2022 елның 8 июнендә мәктәп яны лагерьларында һәм 2 хезмәт һәм ял лагерьларында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган чаралар, әңгәмәләр, квестлар, рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы оештырылды. Мәсәлән, Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицейның «Эколята» лагеренда коррупциягә каршы инициативалар кысаларында "Без коррупциягә каршы" дигән темага чара узды.

Балалар "коррупция" төшенчәсенең асылын карадылар, аның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкладылар, аның белән көрәш буенча ил Хөкүмәте нинди чаралар күрүен белделәр, шулай ук проблемалы мәсьәләләр буенча күмәк фикер алышуда катнаштылар.

Коррупциягә каршы чараларны шулай ук «Чайка» сәламәтләндерү лагерында да уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International