Фестивальдә республиканың 22 муниципаль берәмлеге катнашты
"Элбэдэн" хәрби уеннарында Питрәч районында "Җиңү тавышы" фестиваленең гала-концерты узды.
Фестиваль берничә этапта узды. Башта онлайн-сайлап алу булды, жюри составында РФнең атказанган артисты, ТР халык артисты Зөфәр Харисов, ТРның атказанган артисткасы Гөлназ Нәуметова, кинорежиссер, продюсер, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Ирек Хафизов катнашты.
Гомумән алганда, фестивальгә 151 гариза кергән, бу якынча 700 кеше. Әлбәдәндә гала-концертта 296 кеше чыгыш ясады.
Шулай ук "Элбэдэн" хәрби уеннары" фестивалендә Казаннан "Леха казак", Мәскәүдән "Катюша" һәм легендар "Зәңгәр беретлар" төркеме чыгыш ясады.