Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Питрәч районы Әлбәден авылында Совет офицеры, майор, Брест крепосте сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов бюстын ачтылар.
Ул Геройның шәхси әйберләре, документлары һәм аның белән бәйле башка экспонатлар тупланган музей янында урнаштырылган.
Бу Петр Михайловичка багышланган өченче бюст. Беренчесе Күн авылында, икенчесе – Питрәч авылындагы Җиңү паркында урнашкан. Хәзер аның кече ватанында тагын берәү барлыкка килде.