Нәкъ 81 ел элек иртәнге 4 сәгатьтә фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә.
Сугыш хәрәкәтләре 1418 көн дәвам итте һәм 26 миллионнан артык совет кешесен алып китте.
Бүген, 22 июнь көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, район җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм халык катнашында “Хәтер нуры” акциясендә катнаштылар.
Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнар истәлегенә җыелучылар бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәлак булган якташларына һәйкәл постаментында "ПОМНИМ 1941" дип язылган 150 шәм кабыздылар.