Кощаково авылында «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыруга керештеләр

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Эшләр Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы беренче һәм икенче йорт ишегалларында бара.

Төзекләндерү проекты һәр йортта эленеп тора. Шуңа күрә һәр кеше аның белән җентекләп таныша ала. Хәзер урында җир эшкәртү һәм киләчәктә ком-вак таш, аннары асфальт җәю өчен әзерлек эшләре бара. Бу ишегалларында подъездларга кадәр үк асфальтланган юллар, автомобильләр өчен парковка урыннары, эскәмияләр, чүп савытлары рәвешендәге кече архитектура формалары барлыкка киләчәк. 
Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, элек биредә бетон-плитка катламы булган. Уңай үзгәрешләргә карамастан, алар аңа саклык белән генә карыйлар. Кощаклылар программа кысаларында башка авылларда легаль булмаган сарайлар сүтелүе турында ишетеп беләләр. Биредә дә теркәлмәгән корылмалар булганга, алар куркуга калганнар.

«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында сарайлар сүтелмәячәк, - дип ышандырды Кощаково авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова. Әмма ул хәзерге вакытта законсыз корылмаларның киләчәк язмышы уңаеннан суд процесслары баруын ассызыклады. Инде бер карар бар, аның нигезендә бер сарай сүтелергә тиеш.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International