Район башлыгы Илһам Кашапов питрәчлеләрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

2022 елның 8 июле, җомга

Кадерле питрәчлеләр! Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Гаиләдән башка тормышның мәгънәсе юк, ул теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Гаиләләрдә татулык һәм тынычлык булганда җәмгыять гармониялерәк һәм көчлерәк була бара.
Тәрбиягә алынган балалар тәрбияләүче питрәчлеләргә, күп балалы ата-аналарга аерым рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. Чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәген күрсәтүче «алтын» парлар зур хөрмәткә лаек.
Питрәч гаиләләренә һәм гаилә корырга җыенучыларга үзара аңлашып, бәхеттә, шатлыкта яшәргә насыйп булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International