Районга Россия гадел хөкем университеты вәкилләре килде

2022 елның 8 июле, җомга

Экскурсия кысаларында делегация Ленино-Кокушкино мәктәбендә оештырылган Мария Александровна Ульянова (В.И.Ленинның әнисе) исемендәге мәктәп музеенда булды.

Туган якны өйрәнү музее мөдире Люция Гайфуллина аларга бу тарихи шәхес, Ульяновлар гаиләсе турында сөйләде. Ә яшь экскурсовод Искәндәр Фәсхетдинов Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев турында сөйләде. Люция Рәшитовна билгеләп үткәнчә, кунакларга аның ничек итеп сөйләве бик ошаган һәм алар хәтта аны үзләренә укырга чакырганнар. Сүз уңаеннан, мәктәп музее аларга бар яктан да - тулылыгы, бизәлеше буенча да ошаган.

Юристлар Ленино-Кокушкино дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында да булдылар, анда фәнни хезмәткәр Диләрә Хәбибрахманова алар өчен турыдан-туры урамда экскурсия үткәрде.
Алга таба экскурсантларның районның истәлекле урыннары белән танышу маршруты Әлбәден юнәлеше буенча узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International