Питрәч авыл җирлеге башкарма комитетының яңа җитәкчесе билгеләнде

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Ул - Питрәч авылында туып-үскән Шәйхеисламов Руслан Илдар улы.

2002 елда ул Казан дәүләт технология университетын тәмамлый. 2017 елдан «ТрансСервисРегион» ҖЧҖендә автоколонна башлыгы булып эшләгән. Өйләнгән, улы һәм кызы тәрбияли. 

Аның кандидатурасын узган утырышта Питрәч авыл җирлеге Советы депутатлары хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International