Эшләр җәй башыннан бара
Питрәчтә Совет урамында инде икенче ай күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясыйлар. Эш визиты кысаларында объектта РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев булды. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы буларак, РФ торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре үзенең киңәшләрен бирде.
Хәзерге вакытта мансард түбәсен яңарту бара: түбәне, җылыткычны алыштыралар. Металл черепицалар урынына профнастил куячаклар. Су агызу агымы системасына аерым игътибар бирәләр, чөнки элек түбә ага иде.
Түбәдән соң фасадка күчәчәкләр. Отмосткаларны, цокольләрне ремонтлыйлар, подъезд тәрәзәләрен алыштырачаклар.