Теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү 12 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингның төп темасы булды.
Элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау тәртибен билгеләүче Федераль закон(№518-ФЗ) елдан артык гамәлдә булуын дәвам итә. Сүз 1998 елның 31 гыйнварына кадәр - күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турындагы закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән объектлар турында бара.
Татарстан росреестрыннан чарада Идарә җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул әлеге законны гамәлгә ашыруның барышы, шулай ук татарстанлыларга ни өчен күчемсез милеккә хокукларны вакытында рәсмиләштерергә кирәклеге турында сөйләде.
“Күчемсез милеккә хокукларны теркәү гражданнарның милкен мошенниклардан яклый һәм күршеләр белән җир бәхәсләрендә ярдәм итәчәк. ЕГРНга язылу шулай ук мирас хокукларына вакытында керергә һәм күчемсез милек белән нинди дә булса алыш-бирешләр кылырга (бүләк итәргә, сатарга, арендага бирергә) мөмкинлек бирәчәк. Милекче югалткан очракта, теркәлгән хокуклар аларны теләсә кайсы вакытта торгызырга, шулай ук гадәттән тыш хәлләр, табигый, яки техноген катастрофалар һ.б. очракта компенсация алырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Лилия Борһанова.
Татарстан Республикасында әлеге законны гамәлгә ашыру җирле үзидарә органнарына йөкләнгән. Аны тормышка ашыру кысаларында алар хакимият органнарына һәм оешмаларга (мәсәлән, Дәүләт техник исәпкә алу, техник инвентаризация, нотариуслар, салым органнарына, Эчке эшләр органнарына, РФ Пенсия фондына, ЗАГС һ.б.) запрослар җибәрәләр.
Бу элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты һәм аның хокукка ия булуы турында мәгълүмат алу өчен кирәк.
Законда каралган чаралар үткәргәннән соң, элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объекты хокукына ия булучыны ачыклау турындагы карар проекты җирле үзидарә органы тарафыннан потенциаль хокук иясенә җибәрелә.
45 көн эчендә хокук иясе буларак ачыкланган заттан каршылыклар билгеләнгән тәртиптә кермәгән очракта, ММИ элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты хокукына ия булучыны ачыклау турында Карар кабул итә һәм 5 эш көне эчендә Татарстан Росреестрына әлеге карарларны җибәрә. Әлеге белешмәләр Росреестрга элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук иясен ачыклау турында карар кергән көннән алып биш эш көне эчендә бердәм дәүләт реестрына кертелә.
Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Татарстан Росреестры республика халкына шәхси архивларны күтәрергә, аларны өйрәнергә һәм аларның үз күчемсез милекләренең тулы хокуклы милекчеләре булу-булмавына инанырга тәкъдим итә.
Бу процессны тизләтергә һәм муниципалитетларга йөкләнешне киметергә генә түгел, гражданнарның үз милке белән эш иткәндә мошенниклык гамәлләреннән якларга да мөмкинлек бирәчәк.
«Моның өчен күчемсез милек объектының элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында ЕГРНга белешмәләр кертү турында гариза белән КФҮкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, аңа күчемсез милек объектына хокук билгели торган документ кушып. Шул ук вакытта дәүләт пошлинасы түләнми», - диде Лилия Борһанова.
Милекчеләр гаризалары буенча элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау турындагы закон гамәлдә булган вакытта 9 меңнән артык күчемсез милек объекты теркәлгән (9 263), 404е кадастр исәбеннән төшерелгән.
https://rosreestr.tatarstan.ru/