Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге – янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау, халыкны һәм матди кыйммәтләрне уттан саклау буенча нәтиҗәле чараларны тормышка ашыру буенча көчле һәм нәтиҗәле система.
Татарстан Республикасы Питрәч районы территориясендә дәүләт янгын күзәтчелеген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсенең Питрәч бүлеге гамәлгә ашыра. Составында 3 кеше. Бүлекчә хезмәткәрләре көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында янгыннарга чыгып, аларның сәбәпләрен, матди зыян күләмен билгеләп чыгалар. Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең барлык хезмәткәрләре - үз эшләренең чын профессионаллары. Йөзләгән профилактик рейдлар һәм тикшерүләр, халык белән куркынычсызлык буенча уннарча чаралар – дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләренең еллык эш нәтиҗәләре әнә шундый.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау - дәүләт янгын күзәтчелеге органнары эшенең мөһим өлеше. Даими рәвештә мәгълүмат тикшерүләр үткәргәндә ММЧ һәм предприятие, учреждение хезмәткәрләре аша халыкка җиткерелә.
2022 елның 10 июненнән балалар сәламәтләндерү лагерьлары ачылды. Учреждениеләрнең әзерлеген күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре кергән ведомствоара комиссияләр тикшерә. Хезмәткәрләр, Россия Федерациясенең янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторы күрсәтмәсенә таянып, социаль үсеш, опека һәм попечительлек министрлыгы белән берлектә, балаларның җәйге сәламәтләндерү ялына объектларны әзерләү мәсьәләсе буенча эш алып баралар.
