Татарстанлылар кабат бакча кишәрлекләрен түләүсез хосусыйлаштырудан файдалана алачаклар

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Татарстан Росреестрында хәбәр итүләренчә, 2022 елның 14 июлендәге 312-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә бакча кишәрлекләрен түләүсез хосусыйлаштыру срогы 2031 елның 1 мартына кадәр озайтылган.

Әлеге закон нигезендә җирле үзидарә органнарыннан 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләре әгъзалары, шулай ук мондый коммерцияле булмаган оешмаларны үзгәртеп кору юлы белән булдырылган СНТ һәм ОНТ әгъзалары бушлай җирле үзидарә органнарыннан җир алырга мөмкин.

«Татарстан Росреестрына еш кына совет чорыннан ук дача йорты һәм җир участогы булган гражданнар мөрәҗәгать итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, РФ Җир кодексы нигезендә, мондый җирләрне бирү белән җирле үзидарә органнары шөгыльләнә. Шуңа күрә тиешле документлар белән бакча участогы урнашкан район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вәкаләтле орган тарафыннан җир кишәрлеге бирү турындагы карар кабул ителгәннән соң, тиешле карар милек хокукын дәүләт теркәве өчен электрон рәвештә Росреестрга җибәреләчәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.

"Кама аръягы бакчалары" региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков:

"2022 елның 1 мартында бакчачылык участокларын түләүсез хосусыйлаштыру вакыты тәмамланды. Шуңа бәйле рәвештә бакчачылар әлеге срокларның тәмамлануына борчыла. Түләүсез хосусыйлаштыруны яңарту Татарстан Республикасының меңләгән бакчачылар армиясе өчен әһәмиятле вакыйга булды. Гражданнар бакчачылар законнардагы әлеге үзгәрешләрдән һичшиксез файдаланалар һәм үзләренең заветный бакчачылык участогын милек итеп рәсмиләштерү, алга таба да аларга эш итү: сату, бүләк итү, башка алыш-бирешләр ясау хокукын ала алалар».

Игътибарга

Шулай ук хәзер закон тарихи яктан җыелган күп кенә проблемаларны юкка чыгарачак. Ул ширкәтләрдә уртак җыелышларда электрон тавыш бирүне рөхсәт итәчәк, бакчачылык һәм яшелчәчелек территорияләрен гамәлдәге торак пункт чикләренә кертү яки яңа төзелгән йорт кошлары һәм йорт куяннары үрчетү өчен шартлар тудырачак, ширкәтләрнең гомуми милке белән идарә итүне гадиләштерәчәк, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтләрен беркетәчәк.

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International