Киләсе атнада Питрәч районында «Безнең ишегалды» Президент программасы каралган ишегалларындагы балалар мәйданчыкларындагы җиһазларны монтажлауга керешү планлаштырыла.
Бүген районда быел тәртипкә китерә торган ишегалларны комиссия белән карап чыгу булды. Питрәч, Кощаково һәм Ленино-Кокушкино авылларындагы ишегалды территорияләрен Башкарма комитет, идарәче компания вәкилләре, юл эшләре буенча подрядчылар, «Главтатдортранс» ннан кураторлар, шулай ук «Безнең ишегалды»программасы кураторы карадылар. Бу торак пунктларда яктырту монтажланган инде.

Ишегалларын карау вакытында юл эшләре буенча кисәтүләр ачыкланды. Сүз юлларда һәм тротуарларда асфальт җәюнең сыйфаты турында бара. Җитешсезлекләр 1 августка кадәр бетереләчәк, ә юл эшләре, гомумән алганда, 31 августка кадәр башкарылырга тиеш.
"Бүгенге көндә юл эшләре Питрәчтә Перчков урамы, 3 һәм 10 йорт адреслары буенча тулысынча тәмамланган. Мишанин урамы, 10 һәм 12 йорт адресы буенча вак таш җәелгән, әлегә юл эшләре тәмамланмаган. Ленино - Кокушкинода да ишегаллары асфальтлауны көтә", - дип аңлатты район башкарма комитетының ТКХ департаменты җитәкчесе Данис Таҗиев.