Питрәч районындагы Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгында Үшнә елгасы ярын төзекләндерү планлаштырыла.
Май азагыннан су объектында елга үзәнен чистарту, шулай ук гидротехник корылманы ремонтлау эшләре башланды. Проект ике елга исәпләнгән. Хәзер эшләр елга ярында музей-тыюлык буенда бара.