Шәле аграрийлары: "Уңыш яхшы"

2022 елның 5 августы, җомга

Алар 2 августта уракка төште

«Шәле-Агро» хуҗалыкларының иксез-чиксез басуларын җиде мең гектарга якын бөртекле һәм техник культуралар биләп тора. 2 августта шәлелеләр яңа уңышны җыеп алырга һәм борчак чабырга кереште

Беренче көнне басуларга 7 комбайн чыкты, икенче көнне – 17 комбайн. Ашлык ташуда өзеклекләр юк, 20дән артык тагылмалы КамАЗ белән ашлыкны «кыр – ындыр табагы», «ындыр табагы – элеватор» маршрутлары буенча ташырга әзер.

- Барлык көчебезне урып-җыюга юнәлтәбез, без аңа бөтен җаваплылык белән керештек. Мондый мөһим вакытка, әлбәттә, алдан әзерләндек. Белгечләрне әзерләдек,  кирәкле кадрлар белән тәэмин иттек. Бөтен техниканы – ашлык чистарткычлардан, автомашиналардан, комбайннардан башлап, ындыр табакларына, ашлык һәм орлык саклау складларына кадәр тәртипкә китердек, - дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Радик Мәүлиев. - Беренче эш итеп Чыты авылы янында уҗым бодае суктыра башладык, анда уңыш без көткәннән дә артыграк булды.  Биредә без бер гектардан уртача 45,6 центнер уңыш алдык. Барлык механизаторлар - комбайнчылар, шоферлар, белгечләр, пешекчеләр һәм башкалар – намус белән эшлиләр. Әлегә урак өчен көннәр яхшы тора, бөтен көчебезне куеп эшләргә тырышабыз, - дип билгеләп үтте ул. 

Хуҗалык кырларында эш яхшы  оештырылган. Техник хезмәт күрсәтү машинасы, белгечләр белән кыр остаханәсе һәрвакыт комбайннар янында. Берьюлы берничә машина кайнар төшке һәм кичке ашны ташыйлар. Игенчеләр чиратлап ашыйлар: комбайнчылар ашаганда, штурвал артына аларның ярдәмчеләре утыра һәм киресенчә. Шулай итеп, алар кызу чорның бер минутын да әрәм итми.
Мин кайбер комбайнчыларның уракның беренче көннәреннән алган тәэсирләре белән кызыксындым. 

Районның тәҗрибәле һәм алдынгы комбайнчыларының берсе Рәшит Гыйниятов 20 елга якын «Дон-1500Б» комбайны белән идарә итә. Ә эшен СК-4тә башлаган. Иң тәҗрибәле комбайнчы  буларак, аңа беренче булып  яңа уңыш суктыруны ышанып тапшыралар. 
- Быелгы уңыш куандыра. Беренче көнне 12 бункер ашлык суктырдык. Һәм иң мөһиме – барыбызның да кәефе күтәренке, - ди авыл хезмәтчәннәре. Бу урып-җыюда аның ярдәмчесе - улы Нияз.

Ә Фәнис Сафиуллин комбайнчы булып беренче ел гына эшли. Әмма урып-җыюда 1986 елдан бирле катнаша. Башта әтисе Габделгалим Галләм улының ярдәмчесе булып, аннары кияүләре Фәрдүс Миндубаевта эшли.
- Кыр корабы белән идарә итәр вакыт җитте. Тәҗрибә бар, шуңа күрә башкалардан калышмыйбыз. Традиция буенча ярдәмчем улым Фирзәр, - ди Фәнис. 
Илгизәр Галиәскәров ашлык ташырга һәрвакыт әзер. Ул да тәҗрибәле шофер. Аның гомуми стажы 36 ел тәшкил итә. Ул әтисе Илдус Гайнулла улының эшен дәвам итә, туган колхозында шофер булып эшли.

– Беренче көнне үк Казан элеваторына КамАЗ белән 22 тоннадан артык ашлык илтеп кайттым. Бу кызу көннәрдә көн-төн эшләргә туры килә. Әмма без моңа күнеккән, үз эшебезне яратабыз. Быел яңа КамАЗ бирделәр, яңа техникада эшләү үзе бер рәхәт. Без, машина йөртүчеләр өчен, эш һәрвакыт җитәрлек. Кышын минераль ашламалар ташыйбыз, язын чәчүдә, азык әзерләүдә, хәзер урып-җыюда катнашабыз, - дип сөйләде Илгизәр Галиәскәров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International