Елның беренче яртысында Татарстан Росреестры тарафыннан өлешләп төзүдә катнашу буенча 10 812 килешү теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округына керүче Россия Федерациясе төбәкләре киселешендә Татарстан беренче урында.
Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров аңлатканча, Татарстан төзүчеләре өлешләп төзүдә катнашучылар исеменнән милек хокукын теркәү өчен гаризалар бирү мөмкинлеген актив кулланалар:
«Бүгенгесе көндә шундый 2 меңгә якын гариза кергән. Бу Идел буе федераль округында иң зур әһәмияткә ия. Тулаем алганда, Татарстан Росреестрына керә торган документларның 70% тан артыгы - электрон рәвештә, бу исә күчемсез милекне кыска вакыт эчендә – нибары 1-2 көн эчендә теркәргә мөмкинлек бирә".
Шулай ук Татарстанда, Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, икенчел күчемсез милек базарында сату-алу шартнамәләренең иң күп саны теркәлгән - 52 мең, беренчел базарда кредит чараларын җәлеп итеп – 52%, күчемсез милекнең икенчел базарында – 77% сатып алына.
Дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга килгәндә, Татарстан ташламалы ипотека буенча Идел буе федераль округында абсолют лидер булып тора (17 181 ипотека теркәлгән), «авыл ипотекалары» саны буенча – өченче урында (2 126).
Моннан тыш, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында торакны файдалануга тапшыру буенча да лидер булды. Шулай итеп, елның беренче яртысында Татарстанда гомуми мәйданы 2 млн.кв. метр булган күпфатирлы (КФЙ) һәм шәхси торак йортлар (ИЖС) файдалануга тапшырылган.
Татарстан Төзелеш министрлыгында аңлатуларынча, күрсәткечләр төзелеш тармагының КФЙ, шулай ук ИЖС төзелешенә карата да үсеше турында сөйли. Соңгы вакытта төбәктә азкатлы төзелеш аеруча актив үсеш ала. Ведомство мәгълүматларына караганда, август башына республикада 10 меңгә якын шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган инде, димәк, шулкадәр үк гаилә торак шартларын яхшыртып кына калмыйча, үзләренең яңа торакларын да алган дигән сүз.
Шул ук вакытта, Татарстан Росреестрында 2022 елның 1 мартыннан өлешләп төзүдә катнашу турында Федераль закон нигезләмәләре үзгәрүен искә төшерделәр, алар ярдәмендә төзүчеләр эскроу-счетлар механизмын кулланып комплекслы азкатлы төзелеш алып бара алалар. Димәк, гражданнар өчен өлешләп катнашу килешүе буенча фатир гына түгел, шәхси йорт та сатып алу мөмкинлеге каралган.
https://rosreestr.tatarstan.ru