Татарстанда Россиянең аз санлы торак пунктларын мобиль интернет белән тәэмин итү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру башланды.
2G һәм 4G стандартларының база станцияләре республиканың Саба, Арча, Кама Тамагы, Мамадыш, Азнакай, Баулы, Балык Бистәсе, Актаныш, Кукмара, Алексеевск, Биектау, Алабуга, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Тукай һәм Апас районнарының 26 авыл җирлекләрендә урнаштырылачак.
Федераль программаның операторы - «Ростелеком»ГАҖ. Программа 2030 елга кадәр исәпләнгән.