Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итә

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Август аенда Питрәч муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан районның гомуми белем бирү объектларына профилактик визитлар үткәрелде. Әлеге эш учреждениеләрне 2022-2023 елларда яңа уку елына әзерләү максатыннан башкарылды.  

Шулай ук Россия Федерациясе Иминлек Советының Россия Федерациясе Президенты тарафыннан расланган оператив киңәшмәсе Беркетмәсе нигезендә, 2022 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларын үткәрү урыннарына планнан тыш күчмә тикшерүләр үткәрелде. Профилактик визит һәм планнан тыш тикшерүләр барышында объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренә игътибар юнәлтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International