Бу ялларда бөтен ил «Җиңү диктанты» акциясендә катнашты. Питрәч районы да читтә калмады.
Быел аны Питрәчнең беренче мәктәбендә һәм Куюктәге «Алгоритм» технология лицеенда үткәрделәр.
Диктант тест формасында уза. Катнашучылар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы тарихы һәм геройлары белән бәйле 25 бирем эшләргә тиеш.