Татарстан Росреестры 2021 елның 1 сентябрендә республика территориясендә старт алган «электрон ипотека 24 сәгать эчендә» федераль проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясады.
Әлеге проект кысаларында кисәтүләр булмаганда теркәлү вакыты билгеләнгән стандарт 5-7 эш көне урынына нибары 24 сәгать тәшкил итә.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, 24 сәгать эчендә беренче электрон ипотека Казанда, узган елның сентябрь аеның беренче көннәрендә теркәлгән.
«Ай саен хезмәтнең популярлыгы арта гына бара. Әгәр агымдагы ел башында Татарстан Росреестры тарафыннан бер көндә 40% — тан артык электрон ипотека теркәлгән булса, хәзерге вакытта-70% - тан артык. Мондый динамика Татарстанда күрсәтелә торган хезмәтләрнең тизлегенә һәм сыйфатына уңай йогынты ясый. Росреестрның электрон сервисларын кулланып, республика халкы бер эш көне эчендә Электрон ипотеканы КФҮ офисларына кермичә генә оператив рәвештә рәсмиләштерә ала".
Лилия Борһанова сүзләренә караганда, регионның кредит оешмалары белән җайга салынган элемтә теркәлү вакытын максималь кыскартырга мөмкинлек биргән. Проект башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 24,5 мең шундый ипотека теркәлгән. Нигездә, бер тәүлек эчендә фатир һәм торак йортларга хокук теркәлә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Росреестр кыска сроклы перспективада кредит оешмалары һәм төзүчеләр белән электрон багланышларга күчүне максат итеп куя. Бу ведомствоны 2030 елга кадәр үстерү стратегиясенә һәм Росреестрның циффрлы трансформация концепциясенә нигезләнгән. 2024 елда Идел буе федераль округы регионнары ведомствоның юридик затлар белән электрон рәвештә йөз процентлы хезмәттәшлеккә күчү буенча сынау проектында катнашачаклар.
https://rosreestr.tatarstan.ru