Питрәчтә «Татарстан кроссы-2022» йөгерү көне узачак

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Шимбә көнне, 17 сентябрьдә, наратлыкта стадионда «Татарстан кроссы-2022» Йөгерү көне узачак. 
Башта сәгать 10да ярышларда катнашучыларны теркәү һәм номерларны өләшү булачак. 
Тантаналы ачылыштан соң 11 сәгатьтә стартлар башлана. 1500 метр дистанциягә беренчеләрдән булып 5-8 нче сыйныф укучылары һәм малайлар чыга, аннары 10-11 нче сыйныфлар чираты җитәчәк. Шулай ук хатын-кызлар һәм ир-атлар, пенсионерлар, оешма-предприятие җитәкчеләре йөгерәчәк. 
Катнашучылар өчен концерт номерлары әзерлиләр, ә фиништан соң кайнар чәй һәм коймак белән сыйланырга мөмкин була.
Ярышлардан соң призерларны истәлекле бүләкләр һәм оештыручылардан грамоталар көтә. 
Бу көнне теләге булган һәркем ГТО нормативларын тапшыра ала. Барлык питрәчлеләрне дә сәламәтлек бәйрәменә чакыралар! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International