Татарстан Росреестрында кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Татарстан Росреестрында кадастр инженерлары өчен чираттагы семинар узды, анда йөздән артык белгеч катнашты. Уку чарасы Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасының актив ярдәме белән «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» мәгариф оешмасы уздырды.

Аның төп максаты - кадастр эшчәнлеген башкарганда хокук бозулар санын киметү һәм, нәтиҗә буларак, кадастр эшләренең сыйфатын күтәрү өчен дәүләт органы белән кадастр инженерлары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыру.

Семинарны ачып, Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан учет-теркәү гамәлләрен башкарганда туктатып тору санын нольгә җиткерү бурычы куелган:

"Соңгы елларда кадастр инженерлары тарафыннан әзерләнә торган документларның сыйфаты сизелерлек яхшырды, әмма куелган югары күрсәткечләргә ирешү өчен бу җитәрлек түгел. Безнең өчен иң мөһиме - безнең гражданнар, барлык учет-теркәү процедураларын уздыру нәтиҗәләре буенча күчемсез милекне рәсмиләштергәндә төгәл, корректлы, дөрес төзелгән документларны үз вакытында ала алсын. Нәкъ менә шушы максатка ирешү өчен без әлеге семинарларны уздырабыз да инде».

Кадастр инженерлары белән эшләгәндә һәм кадастр эшләрен уздырганда төп проблемаларны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Нияз Галиәкбәров билгеләде. Төп мәсьәләләр арасында, мәсәлән, барлыкка килә торган проблемаларны системалы хәл итү һәм мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен кадастр инженерларыннан оператив элемтә булмау. Татарстан Росреестрында бәхәсле мәсьәләләрне карау туктатып тору турында карар кабул ителгәнчегә кадәр алып барылырга тиеш, дип саныйлар. Шул максат белән Телеграмда регистраторларда һәм кадастр инженерларында барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышу сервисы эшли башлады. Бәхәсле моментларны оператив хәл итү һәм кадастр инженерлары җибәргән хаталарны бетерү шулай ук документларны күбесенчә электрон рәвештә бирергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татарстан Росреестры тарафыннан туктатып тору санын киметү буенча актив эш алып барыла. Аларның саны кимү турыдан-туры кадастр инженерларының кире элемтәсенә бәйле», - дип ассызыклады Нияз Галиәкбәров.

Регистратор белән элемтәдә булырга «Идел буе» АКИ СРО башкарма директоры Вадим Савельев та өндәде: «Күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куюга гаризаны карауның кыскартылган срокларын исәпкә алып, кадастр инженерларына элемтәгә керергә һәм, туктатып торуны һәм СРОга шикаятьләрне булдырмас өчен, регистратор мөрәҗәгатенә оператив рәвештә җавап бирергә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International